Илнур Гайниев — Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры. Тумышы белән Минзәлә районы Тауасты Байлар авылыннан. Профессиональ биюче, яшьлегендә «Сәйдәш» бию ансамблендә дә биегән. Театрга килгәнче Лаеш һәм Яшел Үзән районнарында мәдәният бүлеген җитәкләгән.
Илнур Зөфәрович, түрәлектән директорлыкка күчү чоры озак бардымы?
Чиновник эшеннән аерым бер оешманың җитәкчесе булу — зур тәҗрибә белән кайту. Чөнки мин Татарстанда бишенче урында торган зур район башлыгы белән эшләдем — бу миңа зур мәктәп булды. Яшел Үзәндә кул астымда 900 кеше иде, ә монда — 85. Районда бит ул ыгы-зыгы: көне-төне чабасың, авыл клублары төзисең, китапханәләргә мебель кайта, программалар… Монда кайттым да тынлык булып алды. Болай да була икән дип уйлап куйдым. Ләкин бик тиз генә кереп киттем. Чөнки коллектив күтәреп алды. Ә бит кабул итмәскә дә мөмкин иде…
Биредә 85 еллык театр. Ныгыган, төпле коллектив! Миңа кадәр театр белән Роберт абый Шәймәрданов 28 ел җитәкчелек иткән. Ул күтәргән дәрәҗәне алып бару зур җаваплылык. Курыктым. Ышаныч белән куелгач, куйган кешеләрнең ышанычын акларлык итеп эшлисе килә.
Казанда йорт салган идегез дип беләм. Сатасызмы аны? Әллә ул сезнең кайчан да булса әйләнеп кайтканны көтәме?
Хәзер модага кереп китте — кем булдыра ала — йорт җиткерә. Хатыным белән икебез дә авыл балалары булгач, йортлы булу хыялы бар иде. Без шушы хыялыбызга бардык-бардык та, 2020 елның августында йортыбызга күчендек, ә 4 сентябрьдә миңа шушы урынны тәкъдим итеп шалтыраттылар. Әлбәттә, бу район башлыгы тәкъдиме белән министрга әйтелгән сүз булды. Министр шалтыраткач, башка суккан шикелле булды.
Мине бирегә көчләп кайтармадылар. Күп кеше шулай дип уйлый. Мин үзем карар кабул итеп, гаиләм белән киңәшеп кайттым. Безнең Минзәлә ягында кубарылып дигән сүз бар. Безнең шулай килеп чыкты инде — кубарылып кайтып киттек.
Хәзер Минзәләдә яшәсәк тә, Казанда үзебезнең йорт бар дигән уй шулкадәр рәхәт. Санаторийга барган кебек Казанга кайтабыз да ял итәбез.
Үз теләгем белән, дисез. «Партия» кушкач, кая да барасыңдыр инде ул.
Син кайтасың дигән сүз булмады, тәкъдим иттеләр. Бик озак кына уйлап йөрдем дә…
Ә нәрсә уйланырга мәҗбүр итте?
Иң йөрәкне өзгәне — өйнең калуы. Мин бит инде 4 ел Лаешка, аннары бер ел чамасы Яшел Үзәнгә йөреп эшләдем. Хәзер авылда торабыз. Әни белән.
Хатыныгыз килен хезмәте күрсәтәме?
Әйе. Шулай гел көтелмәгән әйбер булды инде. Кайтуның тагын бер сәбәбе бар — мин бу кайтуны зур бурыч итеп кабул иттем, чөнки, ни кызганыч, әтине соңгы юлга озаттык. 56 яшендә китеп барды. Җәй көне җирләдек. Әни 56 яшендә тол калды. Әнигә терәк булырбыз дигән уй да бар иде. Өйдә бала тавышы булгач, әни дә шулар белән юана.
Районда бердәнбер хуҗа — глава. Ә монда министрлык та бар, район җитәкчелеге дә, әле СТД да. Ягъни, җитәкчеләр артты. Җитәкчеләр күплеге сиздерәме?
Юридик яктан буйсынмасак та, районга кайткач, районга буйсынмыйм дип йөри алмыйсың. Минзәләдә дәүләт оешмасы без генә түгел, педколледж бар, медколледж, техникум бар — барыбыз да министрлыкларга буйсынабыз. Ләкин шуны онытмаска кирәк: әгәр син шушы зонада эшлисең икән, район җитәкчелеге белән дус булырга кирәк. Сабантуйларны, 9 май бәйрәмен, Уха фестивальләре, Масленицаларны уздырдык — бөтенесен бергә эшлибез.
Ягъни, район җитәкчесе театрның файдасын күрә. Ә театр район җитәкчесенең файдасын күрәме?
Әлбәттә инде.
Мәсәлән…
Безнең театрга ремонт кирәк бит. Күп татар театрлары, Аллага шөкер, ремонтланып бара инде…
Әйе, Буа театры белән Минзәлә театрына кирәк инде ремонт.
Безнең театр бинасын 1999 елда ремонттан соң Минтимер Шәрипович ачып киткән. Ул вакыт шәп ремонт булган анда. Шуннан бирле булганы юк. Аллага тапшырып, район башлыгы фатихасы белән эшне башлап җибәрдек. Башта эскизы, проекты кирәк әле. Хәзер бит инде проект булмыйча ремонтка тотынмыйлар. Менә шуны башкарып чыга алсак…
Район булышамы?
Район булышу юлларын эзли.
Аннары республика булышырга вәгъдә итәме?
Мин бу сорауны көткән идем. Без һәрвакыт зарланабыз: «Ул юк, бу юк, авыллар бетә, эш юк», дибез. Ә мин киресенчә әйтер идем — авылда хәзер бөтен мөмкинлек тә бар. Хәзер халык телендә беткән дип әйтелә торган авылларда да шундый матур клублар салына, балалар бакчалары ачыла. Ул яктан безнең республика бәхетле дип саныйм. Мин республика өчен бик патриот кеше. Республика авылларга игътибар бирә. Без үзебез генә авылдан китергә дип кенә торабыз.
Кайту моментында әйтергә онытканмын икән — кайтуыбызга әни каршы булды. Безне чыгарып җибәргәндә: «Монда эш юк, Казанга кит», дип җибәрәләр бит инде. Сез дә шулай булгандыр — барыбыз да «башкаланы алырга» дип киттек.
Каршы булуы гаҗәп, үзе дә халык театры җитәкләгән әниегез улы дәүләт театр җитәкли дип сөенгәндер иде кебек.
Әйе, Минзәлә районында бер халык театры бар. Ул безнең авылныкы. 2020 елда ул театр «Идел-Йорт» фестивалендә беренче урын алды. Әни аны гомере буе җитәкли. Ул Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Ә эшкә килгәндә, алдагы эш тә начар түгел иде бит. Анда муниципаль стаж бара.
Бу урын карьера үсеше дип саналамы, әллә параллель күчешме?
Төрле яктан карап була инде. Статус ягыннан карасаң — үсеш: чөнки тегендә муниципаль эш — район күләмендә генә эшлисең, монда турыдан-туры министрга буйсынасың. Үсеш дип саныйм инде, әмма мин анысына бик әһәмият бирмәдем.
Театр директоры булу күпмедер дәрәҗәдә иҗатмы?
Иҗатсыз булмыйдыр. Гел иҗатны аңламаган кешене куйсалар, дөрес булмас иде. Иҗат кешеләре белән җитәкчелек итү җиңел түгел. 30 артист — утызында утыз төрле холык. Артистлар янында калганнары да артистка әйләнеп бетә. Цехларда эшләүчеләрнең дә һәрберсенең үз характеры. Калган театрларда ничектер, белмим, монда «камчы» белән эшләтеп булмый — җаен табарга кирәк. Алар белән бергә сәхнәгә дә менәсе килә. Андый вакытлар да була… Чөнки үзем дә сәхнәдә йөргәч… 8 мартта хатын-кызларыбызга концертлар куйдык. Үзем дә чыгып биедем…
Ә инде иҗат темасына килгәндә, бездә бик креатив яшьләр бар. Рөстәм Зиннуровны беләсездер инде. Шушы егетләр-кызлар белән уртак тел табуыма нык сөенәм. Алар хәзер нәрсә эшлибез дип көтеп торалар. Һәр бәйрәмгә видеоролик төшерергә тырышабыз. Безнең реклама бүлеге юк иде. Хәзер яшьләр аны үз өстенә алып эшләп киттеләр. Театр социаль челтәрләрдә дә эшне көчәйтте, аккаунтларына хәбәрләр даими куелып бара. Алар белән бу яктан эшләве рәхәт. Бөтен әйберне киңәшләшәбез. Җитди карар кабул итәсе булганда мин коллективны җыям. Кирәк икән — цехларны, кирәк икән — артистларны…
Аккаунтка куеласы роликларны, постларны алдан үзегез карап барасызмы?
Бөтенесен үзем тикшерәм.
Ни өчен?
Бу минем теге мәктәп: Яшел Үзән районы башлыгы Афанасьев Михаил Павлович үзе шундый иде. Безне дә шундыйга өйрәтте. Ул инстаграмдагы һәр постны үзе карап, укып, ошамаса: «Нигә болай яздыгыз?» дип сорап өйрәтте.
Бу ышанмау була түгелме? Әйтик, интервью алдыннан баш редакторым сорауларыңны карап чыгам, дисә, бераз үпкәләп тә куяр идем, мәсәлән.
Мин ышанам аларга. Мәгълүмат дөрес чыксын дип кенә карыйм. Хәзер инде бик тикшермим, шулай да карыйм. Бер өтерне дөрес куймасаң да, халык бит башкача кабул итә.
Театрга карата булган гаепләүләр сезне үпкәләтәме? Рәнҗетәме?
Дөрес булмаган…
Сезнең карашка дөрес булмаган. Ләкин бит ул әйткән кеше өчен дөрес булып тоела.
Бөтен әйткәнне тыңлыйм. Яхшы итеп әйтсәләр дә, начар итеп әйтсәләр дә… Чөнки мин яңа кеше. Театр ул 2-3 айда гына өйрәнеп бетә торган әйбер түгел, көннән-көн яңа әйберләр ачыла. Театрларның төрле вакытлары була — таркалып алган чагы да, күтәрелеп киткән кульминацион вакытлар да. Тәнкыйтьне дә тыныч кабул итәм. Бик үзәккә үткәне, килешмәгәне булса, бер кат анализ ясап чыкканнан соң, бер-ике көн уйлап йөргәннән соң, җаен туры китереп әйтеп куям мин аны.
Сез эшли башланганнан соң килүчеләр-китүчеләр булдымы? Театрда хәзер кадрлар мәсьәләсе ничегрәк тора?
Килдем дә кешеләрне җибәрә башладым дигән әйбер булмады. Китәсе кеше үзе китте. Байтак алмашынды.
Ни өчен киттеләр? Ритм үзгәрдеме?
Беренчедән, дөрес әйттегез, ритм үзгәрде: ашыктырам, куам. Үзем дә шундыйрак. Минемчә, биредә «движуха» җитми, эш матур гына бер ритмда бара иде. Ритм алышты да… бездә өлкән яшьтәгеләр бик күп иде. Хәзер сүз артистлар турында бармый, административ персонал турында.
Җитәкче урынбасары кебек мөһим позицияләр дә бар — алар да алышты. Китүче урынбасарларның берсен дә кумадым. Конфликтлар да булмады. Баш рәссамыбыз Яшкулов та китте — декабрьдә контракты бетте. Аңа туган ягына — Калмыкиягә ТЮЗга кайтырга тәкъдим ясадылар. Бик төпле, нигезле абзый. Роберт абый аны бик ышанычлы кеше дип мактап сөйли иде инде.
Хәзер сезнең баш рәссам юкмы?
Баш рәссамыбыз юк, баш режиссерыбыз юк. Режиссер Дамир Сәмерханов бар. Хезмәт кенәгәсенә баш режиссер дип язылмаса да, безнең өчен ул баш режиссер инде, шулай дип йөрибез. Театрда ул бердәнбер режиссер — бөтен иҗат ягы аның өстендә. Чөнки директор артистларны җыйнап, барлап бетерә алмый, ул аңа физик яктан өлгерми. Режиссёр аларны туплап, бер учта тотарга тиеш. Рәссам шулай ук цехларны — реквизит, бутафорияне барлап торырга тиеш.
Яңа директор килгәч, хезмәткәрләр «аның кылын тартып карарга» нинди сораулар белән керделәр?
Дөресен әйтимме? Башта әләкләшергә керделәр. Иң кызыгы — артистлар түгел, административ персонал керде. Бер-берсе өстеннән әләкләштеләр — сез моны тыңламагыз, тегенең сүзенә колак салмагыз һ.б. Әллә ничек кыен иде ул.
Ничек кичердегез моны?
Ул кешеләрнең күбесе эшләми инде. Мин әләкләшүне гел яратмыйм. Кемнең нәрсә эшләгәнен үзем дә күрәм.
Ә артистлар нинди сораулар белән керә?
Артистлар отгул сорап кына керә.
Дәрәҗәле исем сорап кермиләрмени? 85 еллык көтелгәндә?
Бүләкләүләр исемлеген худсоветта карадык. Бездәге артистлар арасында әрсезләр юк. Иҗади коллективта эш арасында төрлесе буладыр инде. Эләгешеп алырга да мөмкин. Кайбер әйбергә күзне йомасың, йә җайлап җибәрәсең.
Шунысы әйбәт: мин киңәшләшеп эшләүнең файдасын күрдем. Мәдәният идарәсендә артык киңәшләшеп торсаң, муеныңа менеп утыралар. Нык итеп әйтәсең дә, карар кабул итәсең. Ә монда спектакльләр буенча артистлар белән киңәшләшәбез.
Кеше фикере сезгә үтәме?
Үтә. Худсовет дибез бит инде. Ул театрда иң югары орган…
Сез аны яңарттыгызмы?
Әйе. Чөнки худсовет дип әйтә башлагач артистлар: «Ышанмыйбыз без аңа», диделәр. Тавыш бирү юлы белән әгъзаларын сайладык. Кызык аның утырышлары, сугыштагы кебек кайчагында. Чөнки өлкән буын белән яшьләрнеке бик туры килеп бетми. Ләкин нәтиҗәле.
Сезгә кайсы буын фикере якынрак?
Өлкән буын киңәшләренә нык игътибар итәм. Яшь буынның идеяләре кызыклы. Ниндидер бер урталык табыла.
Актерлар штаты тулымы?
Берничә яшь кешене алу мөмкинлегебез бар. Аның өчен «Кулга кул» проектын башладык: Казан театр училищесы һәм Алабуга мәдәният көллиятенең чыгарылыш курсын театрыбызны күрергә чакырдык.
Труппага килгәндә, безнең актерлар составы начар түгел. Бик талантлы артистлар эшли, алар зур режиссерлар белән эшләгән. Федераль проектлар театрга төрле режиссерларны һәм рәссамнарны чакырырга бик булыша. Бу артистлар өчен зур тәҗрибә.
«Беренче проектым — Беби-театрлар форумы»
Сез Минзәлә театрында нәрсәне беренче проектыгыз дип саныйсыз?
Январьда үз өстебезгә зур җаваплылык алып «Ләкләк» беби-театрлар форумы уздырдык. Әйбәт узды ул — Улан-Удэдан, Мәскәүдән, Уфадан килделәр. Бик тәвәккәл адым булды. Күп кеше ышанып та бетмәде инде аңа.
Кем идеясе?
Беби спектакльләр буенча республикада бердәнбер режиссер Алмаз Садриев бу теләк белән күптән янып йөргән булган. Декабрь башында «Һөнәр» фестивалендә Алмаз белән таныштык та, ул шул тәкъдимне ясады. Вакыт кыска иде. Декабрьдә финанс елы ябыла. Шулай да тәвәккәлләдек.
Акча каян таптыгыз?
Район башлыгы булышты. Спонсорлар таптым. Үзем йөрдем. АТП бик булышты — анда әйбәт җитәкче. Кунакны кунак итәргә агрофирмалар ит, капчык-капчык бәрәңге, яшелчә бирде. Акчалата да булыштылар. Килүчеләр бик риза булып китте — әйбәт кунак иттем дип саныйм.
Бездә беби-театрлар фестивале юк бит әле ул.
Әйе. «Берәр театр тотынып башкарса иде», дип Ирада Хафизҗановна аның кирәклеген ел ярым әйтә иде инде. Башта идея белән аңа чыктым. Яшьлек җүләрлеге белән кызган баштан: «Фестиваль уздырыйк», дип хат яздым. Аннары министрлыкның фестивальләр өчен җаваплы бүлеге белән сөйләштек тә, беренче юлга алай ук җәелмик, дигән карарга килдек. Әллә барып чыга, әллә юк. Форум форматында уздырдык. Хәзер инде башлангычы начар түгел дип саныйм, Минзәлә театры базасында фестиваль уздырырга кирәк дигән максат куйдык. Безгә шушы беби-театр фестивален рәсми рәвештә беркетсәләр, яхшы булыр иде.
Татарстанда ТЮЗлар бар, курчак театрлары… Аларда «Болар безнең бакчага керде» дигән уй тумадымы икән? «Территория» бүлешмәдегезме?
Территория бүлешмәдек. Соңыннан гына белдем: Кариев театрыннан Гүзәл Рәмзилевнаның хыялы булган. Алар инде грантка да язганнар дип беләм. Өлгермәгәннәр. Гүзәл Сәгыйтова ике ел эшләү дәверендә нәрсә генә оештырмады! Башка эшкә күчмәгән булса, эшләр иде ул аны. Мин аның хыялы булуын соң белдем.
Аның хыялы икәнен белсәгез, уздырмас идегезме?
Миңа «Бу безнең бакча, бу безнең тема, кысылмагыз», дисәләр, мин бернәрсә дә эшләмәс идем.
Ягъни, караучысыз яткан бакчага кердегез.
Мин үземне бакчага кердем дип санамыйм. Хәзер бит чаялык заманы: кем өлгерә — шул ала. Талашмадык та, бик тыныч кына матур гына хәл ителде. Гүзәл Рәмзилевна белән дә сөйләштек. Алар үзләре килә алмады, гастрольләре туры килдемедер… Ә Казан ТЮЗы бар иде.
Хәзер театрда куелып яткан спектакльләр сезнең проектлармы? Әллә алар арасында элекке директор эшләп калдырганнары да бармы?
Болар яңа проектлар.
Ягъни, барып чыкмаса, сезнең тәҗрибәсезлеккә сылтыйбыз, әйеме?
Әйе инде, стенага бастырып мине атасыз. Барып чыгар дип уйлыйм. Мин чын күңелдән ышанам икән, гадәттә уйлаганча барып чыга. 2021 елга зур максатлар куйдык. Федераль проект кысаларында планда ике спектакль. Мин килгәч куелган беренче спектакль — «Көлсылу» («Золушка»).
Татарча чыктымы?
Татарча чыкты. Ике варианты да бар.
Хәзер театрда эш кайнаганын үз күзләрем белән күрдем. Нәрсәләр куела?
Без бит инде күчмә театр — гастрольләр театры. Бездә бригада системасы булган. Баш режиссер труппаны бригадаларга бүлгән дә, авылларга йөргәннәр. Хәзер дә еш йөрибез — өч автобусыбыз бар. Хәзер театрыбыз режиссеры Дамир Самерханов Айгөл Әхмәтгалиеваның «Син кайда идең?» әсәрен куя. 1995 — 2002 елларда Минзәлә театрында эшләгән Булат Бәдриев Аманулланың «Җәйге кырау» әсәрен чыгара. Яшь чагында Булатның әсәрләре бөтен илгә яңгыраган. Бездә Ильяс Закиров дигән бик талантлы артист бар. Ул Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» курчак спектаклен куя.
Бригада дигәндә фестиваль әсәрләре турында сүз бармый. Болар — районнарда йөри торган «кассовый» спектакльләр. Тагын бер проектыбыз -Илсур Казакбаев Достоевскийның «Преступление и наказание» романы буенча спектакль куя башлады.
Аның алдына фестиваль өчен дигән максат куйдыгызмы?
Театрлар аерып бетерде инде спектакльләрне фестиваль һәм гади тамашачы өчен дип. Нишләтәсең, заманы шул! Фестивальгә дә бармыйча булмый. Ул артист өчен бик зур тәҗрибә. Барып җилләнеп коллегаларын күреп кайту кирәк.
Сезнең «Алтын битлек» дигән хыял бармы?
Бар.
Ул юнәлештә эшлисезме?
Мин Раил абыйның терелегенә, үҗәтлегенә сокланам. Ул үзенең максатын, аның чишелешен күрә. Фестивальләр үткәреп кемне генә китермәде! Аннан күп әйберне өйрәнергә була. Һәрберебез шуңа омтыла. Ул бит илебезнең иң дәрәҗәле театраль премиясе. Аның өчен яхшы спектакль куярга кирәк. Әлегә эзләнәбез. Илсурга зур өметләр баглыйбыз инде.
Ә эксперименталь спектакльләр…
Кемнеңдер «Минзәлә театры туктармы экспериментлардан», дигән язмасын күргән идем. Экспериментлар кирәк ул. Алар театрда күп булган инде. Әлегә режиссерлар алдына андый максат куймадым.
Театрның үсеш концепциясе бармы?
Ул бик гади. Безгә форум-фестивальләр кирәк. Һәр театрның үз «изюминкасы» була. Ул бит театрны гына түгел, җирлекне дә таныта. Миңа калса, бу безгә җитеп бетми. Шуны булдыра алсак…
Бәби театры шул «изюминка»мы?
Шул изюминканың бер өлешедер. Без бит драма театры, ТЮЗ түгел. Беби-театр үсеш планының бер бүлеге. Киләчәктә башка масштаблырак фестиваль турында да уйларга инде.
Театрга ноябрьдә 85 яшь була. Зурлап уздырабыз. Без бит Камал театрыннан кала иң өлкән татар театрларының берсе. 85 еллыкка әзерләнгәндә бүләкләүләр буенча зур гына исемлек төзедек.
Мин үзебезне информацион киңлектә азрак дип саныйм. Шул нияттән реклама бүлеге дә булдырдык. Тырышабыз. Балачактан беләм — Минзәлә театры бит ул бөтен Россиядә гөрләп «на слуху» торган театр. Хәзер безгә бу җитми. Ә бит әле мәгълүмати кырга әйбәт яктан керергә кирәк. Шәп көчле әсәрләр, фестивальләр белән керергә кирәк. Әле Тинчурин театры директоры Фәнис Наилевич белән дә сөйләшеп тордык. Татарстанда ел саен театраль сабантуй уза — оештыру эшләре Тинчурин театры өстендә. Минзәләдә театр була торып, сабантуй бер дә бездә үткәрелмәгән икән. Ниндидер сәбәпләр аркасында булмый калган. Менә шуны уздырасы килә инде. Тик быел Апаслар чиратка баскан ди.
Димәк, чират алып куясыз?
Апастан соң чират алып куйдым. Әле район белән сөйләшенмәгән, каршы килмәсләр дип уйлыйм. Ул яктан безнең район уңды — мәдәниятне, спортны аңлый белә торган җитәкче.
Димәк, концепциядә фестиваль һәм…
…һәм көчле әсәрләр кирәк.
Анысын дөньясында булмаганны сез генә каян табарсыз икән?
Әйе шул. Аны режиссер таба инде — ул бит юктан барны табучы кеше. Ярый әле, безгә төрле режиссерлар белән эшләргә мөмкинлек биргән федераль проектлар бар…
Тик быел элеккеге елларга караганда аның суммасы кимегән диләр.
Шулай да ике әсәрне чыгарырга җитә. Берсен Казакбаев эшли. Икенчесенә май азагында Илгиз Зәйниев килеп үз әсәрен чыгарачак. Музыкаль комедия булачак. Безнең өчен махсус яза. Ә башка спектакльләр үз акчабыз белән чыга.
Акча дигәннән, Казан театрлары залны арендага биреп тә азрак акча эшли ала. Сез зур булмаган залыгызны арендага да бирә алмыйсыздыр. Димәк, бу акча эшләү юлыгыз да юк. Ә ничек акча эшлисез?
Бары тик спектакльләр белән йөреп кенә. Аренда өчен район мәдәният йорты бар. Анда шәп ремонт ясалып, зур экраннарга кадәр куйдылар. Без аларга конкурент була алмыйбыз. Шуңа күрә бары тик билет сатып кына акча эшли алабыз. Зур шәһәрләргә караганда, район үзәкләрендә һәм авылларда күбрәк акча эшләп була.
Федараль акчаларга «Гроза» кебек масштаблы спектакль куелган иде. Ул берничә мәртәбә күрсәтелде дә, тарихта калгандыр инде. Сәхнәгезгә дә сыймый торган андый зур спектакльләр ни дәрәҗәдә үзен аклый? Артистны үстерә дибез, шуннан тыш алар нәрсә дә булса бирәме?
Дөресен генә әйткәндә, акча ягыннан акламый. «Гроза», «Казан сөлгесе», «Кыз урлау» кебек спектакльләрдә бөтен труппа уйный. Декорацияләре дә зур. Беренчедән, алар авыл клубларына сыймый, икенчедән, аларны кору өчен дә бөтен эшчене алып чыгарга кирәк. Зур шәһәрләргә генә алып чыга алабыз.
Аларның гомере беттеме?
Бетмәде. Ике ел ярым уйналмаганнан соң «Кыз урлау»ны торгыздык. «Казан сөлгесе»н Чаллыда уйнадык. Артистлар «Сөннәтче бабай»ны кайтарыйк дип чыктылар.
Кайчандыр легендар булган спектакль бүгенге эстетикагы туры килмәскә дә мөмкин.
Хәзер яңадан куярга кирәк инде аны. Минем бер хыял бар. Камал театрының «йөзек кашы» «Зәңгәр шәл» булган кебек, безнең дә «йөзек кашы» булырдай әсәрләребез күп. «Мөһаҗирләр», мәсәлән. Кайчандыр театрны гөрләткән бер спектаклебезне кире кайтарасы иде дә, театрның йөзе итеп тотасы килә. Ләкин бу районда урнашкан театрга ни дәрәҗәдә туры килер икән…
Тел проблемасы һәм Минзәлә театры
Илнур Зөфәрович, нәрсә ул милли театр? Сез аны ничек күз алдына китерәсез?
Милли театр дигәч, телне күз алдына китерәм.
Татарча уйналган бөтен спектакль миллиме?
Милли спектакль дигән нигәдер күз алдына классикабыз килә. Аларны да заманчалаштырып куеп була. Безнең «Кыз урлау», мәсәлән — бик уңышлы спектакль.
Безнең исемебез дә татар театры. Куйган спектакльләребез дә милли рухта булырга тиештер. Әмма заман таләбе бар, барысын да милли рухта гына эшләп бетереп булмый. Шул ук фестиваль спектакльләре дә була. «Макбет», мәсәлән…
Мин әле театрның бөтен репертуарын да белмим. «Сүнгән йолдызлар»ны да караганым юк, чөнки анда уйнаган актрисабыз декрет ялында. Әкренләп аларны видеолардан карыйм.
Бүгенге татар театрларында артистларның, бу аеруча яшь буынга карый, тел проблемасы бар. Алар татар теленең аһәңен биреп бетерә алмый. Сезнең театр да бу проблеманы яхшы белә. Бу мәсьәләгә карашыгыз?
Тел проблемасы бар.
Төзәтергә тырышыйкмы аны, әллә инде килешикме?
Төзәтергә кирәк, әлбәттә. Театр буларак безнең төп бурычыбыз телне һәм миллилекне яшь буынга җиткерү. Без саф татар телендә сөйләшергә тиеш. Артистларда тел проблемасы бар. Безнең театрда гына дип уйламыйм. Үзебез дә вакыт-вакыт онытылып китеп театрда русча сөйләшәбез. Киңәшмәләрдә русча сөйләшә башласалар, кисәтәм.
Театрда тел проблемасын хәл итү өчен ниләр эшлисез? Камал театрында Инсаф Абдулла дәресләр бирә иде дип беләм.
Урамда русча сөйләшеп йөргән кешедә акцент чыгып китә инде ул. Сөйләм техникасы буенча белгеч дигән штат та юк иде — булдырдык. Безнең театр актрисасы, Татарстанның халык артисты Рәзилә апа Муллина шушы эшне башкара. Хәзер татар театрында русча сөйләшүне бетерергә кирәк дип куйдым.
Ә балалар спектакльләрен русча кую мәсьәләсе алга таба ничек булыр икән? Без, мәсәлән, сезнең элеккеге директор белән шул мәсьәләдә килешә алмадык.
Бу проблема бездә генә түгел, башка театрларда да, мәсәлән, Буа театрында да бар ул. Раил абый белән дә сөйләшкән бар…
Алар театр исемендә татар сүзе юк дип аклана ала.
Районның территориаль урнашу урыны шуны эшләргә мәҗбүр итә. Әтнә, Саба кебек чиста татар районы булсак, сүз дә булмас иде. Бездә бит урыслар һәм башка милләт халыклары күп. Райондагы һәр оешма, профком ашамы, башкачамы — бездән спектакль сатып ала. Русча кирәк дип сорыйлар. Бар ул андый проблема. Без русча уйнарга да тиеш түгел инде…
Ничек «авыртусызрак» хәл итеп була соң бу проблеманы? Урыс труппасы ясаргамы, безне дә аңлагыз дип дәвам итергәме?
Халык соравы буенча шушы юлга кердек. Бу тема буенча бәхәсләр бар. Быел театр директорларын һәм режиссерларын Татар телен үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та җыйды. Беренче очрашуда бөтен проблемаларны уртага салып сөйләштек. Анда инде безгә эләкте: «Татар театрында русча уйныйсыз», дип мине сүктеләр, Раил абыйны сүктеләр.
Бервакыт Камал театры директоры Илфир Илшатовичка: «Безне дә карагыз», дип, Минзәлә театры аккаунтын җибәргән идем. Бер көнне күрешкәч: «Чыгып киттем мин сезнең аккаунттан», ди. «Нигә?» дим. «Сез бит анда русча уйнаганны куйгансыз», ди. «Син татар театры җитәкчесе», дип миңа шелтә белдереп алды. «Уйнасагыз да чыгармагыз андый әйберне», ди.
Марат Готович белән очрашулар тагын да булачак әле. Ничектер бу проблемага нокта куярга кирәк. Балаларга русча уйнасак, тел турында сөйләшүнең кирәге дә калмый. Безнең бит төп бурычыбыз — аларга туган телне белдертү.
Бу театрның бүгенге көндә иң зур проблемасымы? Тагын сез хәл итә алмаган нинди проблемагыз бар? Директорның башын авырттырган проблемалар?
Роберт абыйның да инсульты болай гына булмагандыр инде ул. Аңа бик авыр вакытларда эшләргә туры килгән…
Хәзер җиңелрәкме?
Җиңелрәк. Мин бит әзергә килдем. Элеккеге кебек транспорт кытлыгы юк. Хезмәт хаклары — Аллага шөкер! Костюм тегәргә тукыма алырга да акча юк иде дип сөйли Роберт абый.
Һәр чорның үз авырлыгыдыр. Бәлки, ул чакта таләпләр дә башкачарак булгандыр. Йомшаграк диимме?
Өлкәннәр дә театрга мөнәсәбәт башка төрле иде дип сөйлиләр. Халык гөрләп йөргән вакытлар булган. Хәзер бит халыкны пандемия куркытты. Тамашачы җыю авырайды. Безнең бит план дигән әйбер дә бар. Үтибез инде без аны.
Зурмы ул? Үтисе авыр түгелме?
Үтәрлек. Тырышканда арттырып та үтәп була. Ләкин план артыннан куып сыйфатка зыян килә. Минзәлә театрында гына түгел, бар андый очраклар: тиз генә декорация тегеп, ашыгып чыгарабыз да, сыйфат аксый башлый. Шуңа да без спектакль чыгарганда гастрольләрне туктаттык. Чөнки көндез спектакль куеп, кич гастрольләргә чыгып китә башласаң, сыйфатка зыян килә.
Ә иң зур проблема дигәннән… алар хәл ителмәслек түгел, вакытлы күренештер.
Эшләп киткәндә авыр инде. Психологик яктан да авыр. Бөтен дөньяңны ташлап кайтасың да… тормышыңны яңадан башлау бит инде ул. Иң авыры үз системаңны корып, аны эшләтеп җибәрү.
Эшләтеп җибәрдегез кебекме үзегезгә?
Әле бит зур спектакльләр чыгарган юк. Күп әйбер әле кара урман. Әмма башы бар. Юлымны күрәм. Килү белән барысын да язып чыктым, мин башка килгән бөтен әйберне язып барам. «Бу кеше әлеге системада эшли ала, монысы белән саубуллашырга туры киләчәк», дип мәсәлән. Транспорт мәсьәләсен карап чыктым. Туксанынчы еллардан ук калган декорацияләр ята. Шәп декорацияләр. Шуларны барладык. Репертуардан төшкәннәрен ярдәм йөзеннән райондагы халык театрларына таратырга планлаштырабыз.
«Режиссер эшенә кысылып йөрмим»
Спектакльләр куелганда иҗади процессны күзәтеп торасызмы?
Юк. Башка җирдә ничектер ул — белмим. Режиссёр нәрсәдер табып бирүемне сорый икән — табам, башкача мин кысылып йөрмим.
Роль бүлгәндә дә кысылмыйсызмы?
Юк. Рольләрне ничек язып бирәләр — шулай боерык чыгарам. Директор нигә кысылсын соң аңа?! Аның өчен режиссёр бар бит. Роль бүлгәндә төрле кысылулар булган ди ул элек. Шулай ишеткәнем бар. Бу, минемчә, дөрес түгел. Директорның эше — коллективны саклау, эшләргә шартлар тудыру, вакытында хезмәт хакы түләү. Директор өстендә юридик һәм административ җаваплылык. Артистлар өчен режиссер җавап бирә. Ә менә чакырылган режиссер эшенә штаттагы режиссерыбыз кысыла ала. Кысылырга тиеш дип тә саныйм. Рольләр бүлгәндә дә ул карап торырга тиеш. Чөнки ул артистларны белә: һәрберсенең нәрсәгә сәләтле булуын да, кемнән нәрсә көтәргә мөмкинлеген әйтә ала.
Сәхнәдә чишенү, сүгенү һәм шундыйрак гамәлләргә мөнәсәбәтегез?
Ансыз да булмыйдыр инде. Әмма без бит татар театры…
Казакбаев, әйтик, актрисаларыгызны ни дәрәҗәдә чишендерә ала?
Ялангач ук булмас инде. Ул бит башкорт егете булса да, безнең менталитетны белә. Казакбаев очрагында андый әйбер булмас дип уйлыйм. Бездә андыйрак әйберләр булган. Мин каршы түгел, ләкин һәр әйбернең чиге була.
Татар актрисасына күкрәген күрсәтергә ярыймы?
Ярамый, әлбәттә.
Ә аркасын?
Нинди роль була инде…
Ә сүгенергә?
Бездә сүгенүле спектакльләр юк. Сүгенмәсеннәр. Мин сүгенүне бик өнәп бетермим. Театрда сүгенү сүзе ишетсәм, орышам.
Бу сорауны бирми кала алмыйм: Зиннур Хөснияр пьесасы буенча куеласы булып, федераль проект планына кергән спектакль чыгып беттеме ул?
«Кайту»мы? Ул чыгып беткән. Эдуард Шахов куелышында.
Ничә күрсәттегез?
Мин барында күрсәтелгәне булмады. Авыр тема инде бу… Мин белмим, нигә шулай килеп чыккандыр инде ул — бер режиссёр куеп киткәч, артыннан икенчесен чакырып куйдыртмыйлар. Артистлар арасында да тайпылыш тудырган ул. Бер өлеше бер төрле уйлый, бер өлеше — башкача. Артистлар арасында «кипиш» башланса, ул бик начар әйбер. Аларны «кипишовать» иттерергә — ул дәрәҗәгә җиткерергә ярамый. Худсоветта ул әсәргә кат-кат әйләнеп кайтабыз. Безнең әле аңа «кул җитми». Режиссер Азат абый Зарипов куелышында без аны барыбер чыгарып бетерәчәкбез. Монда акча проблемасы юк, вакыт проблемасы гына.
Сегодня, в 30-й день месяца ша’бан (12 апреля),в Казани прошёл очередной VIII Съезд Духовного управления мусульман Республики Татарстан. В его работе приняли участие Президент Татарстана Ростам Миннеханов, Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин, Заместитель Председателя ГС РТ, председатель Комиссии при Президенте РТ по сохранению и развитию татарского языка Марат Ахметов, представители Аппаратов Президентов РФ и РТ, министры, руководители крупнейших организаций, главы районов и городов, 1500 имамов республики, СМИ. Съезд впервые собрал корпус служителей мечетей республики в МВЦ «Казан Экспо».
.
Основными вопросамиповестки дня Съезда быливыборы Муфтия Татарстана и Главного казыя Татарстана, а также первого заместителя Муфтия Татарстана, подведение итогов деятельности ДУМ РТ за период последних 4 лет и др. Кроме того, вниманию делегатов представили отчёты Совета казыев ДУМ РТ иЦентральной ревизионной комиссии ДУМ РТ.
.
Важной частью программы Съезда стала выставка достижений ДУМ РТ. Экспозиция была выстроена в холле МВЦ «Казань ЭКспо»в рамках оригинальной креативной концепции “ӘМАНӘТ” (значение слова “аманат” – то, что вверено на ответственное хранение) и встретила гостей перспективой букв, составляющих это слово. Каждая буква раскрывала одно из направлений деятельности ДУМ РТ:
.
“Әл-Коръәнне өйрәнү” – корановедение;
“Мәгариф һәм фәнне үстерү” – развитие исламского образования и науки;
“Алтын мирасны барлау һәм өйрәнү” – изучение татарского богословского наследия;
“Нәсихәтләр бурычын үтәү” – долг имамов даватьнаставления;
“Әхлакый кыйммәтләрне ныгыту” – укрепление ахляка, нравственных ценностей;
“Туган телне, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау” – сохранение татарско-мусульманских традиций и татарского языка.
Таким образом, деятельность муфтията за последние 4 года можно условно разделить на 6 основных направлений, названия которых в результате формируют слово “ӘМАНӘТ”. Выставка воплотила в себе это символическое значение. С её содержанием ознакомился каждый участник Съезда. Президента Татарстана Рустама Нургалиевича Минниханова по аллее экспозиции провел Муфтий республики Камиль хазрат Самигуллин.
.
Работа заседания Съезда началась с чтения аятов Куръана и ду’а. Одним из первых делегатов и гостей поприветствовал Президент Татарстана Рустам Минниханов:
.
–Хочу выразить муфтию благодарность. Видно, что Духовным управлением мусульман РТ проделана большая работа: сколько книг издано, проведено обучение населения… В 2022 году нас ждёт грандиозное торжественное мероприятие не только в масштабах Татарстана, но и всей России – 1100-летие принятия ислама. В этом деле нас поддержал наш Президент В.В.Путин. Я думаю, что вместе мы прекрасно справимся с этой задачей. Всё, что запланировано, мы проведём общими усилиями и в наилучшем виде. Здоровья вам всем, большое спасибо за ваш труд. До новых встреч!
.
Затем слово передали основному докладчику Съезда – Камилю хазрату Самигуллину, который выступил с отчетным докладом о деятельности ДУМ РТ за отчетный период. Представляем основные выдержки из текста его выступления.
Корановедение
.
Изучение Куръана является для ДУМ РТ самым приоритетным направлением деятельности. Возрождение традиций татарского коранопечатания, созданиесовременной фундаментальной базыдля правильного понимания смыслов Куръана в России и снискание высокого авторитета в исламском мире, как эксперта по изданию Куръана – с таким багажом достижений в области корановедения завершил первое 20-летие XXI века муфтият Татарстана.
Основные достижения в этой области следующие:
.
в 2017 году издание Куръана ДУМ РТ успешно прошло проверку Министерства вакфов Сирии и впервые в России получило Свидетельство осоответствии международным стандартам;
в 2018 году в ливанском университете аль-Джинан подготовлен первый российский специалист по 10 кыраатам (вариантам чтения) Куръана – сегодня Раушан хазрат Юсупов трудится в Татарстане. На сегодняшний в день в республике работают 2 таких специалиста;
в 2018 году издание Куръана ДУМ РТ получило положительное заключение Управления комитета по Кыраату и экспертизе Мусхафовв Турции;
в 2019 году Комиссия по подготовке Куръана Дубайской международной премии Священного Куръана (DIHQA) привлекла ДУМ РТ в качестве эксперта для работы над изданием Куръана. В работе Комиссии использовались три выпуска «казанского издания» Куръана – 1803, 1914 и 2016 г.;
Куръан от ДУМ РТ переиздан в Турции, Узбекистане и Республике Беларусь;
в 2019 году подготовлены и изданы переводы смыслов Куръана на татарском и русском языках;
в 2020 году в муфтияте началась подготовка специалистов по 10 кыраатам Куръана;
в 2020 году издания “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” и “Калям Шариф. Перевод смыслов” вышли в форматах аудиоверсии, Куръан-ручки, Куръан-лампы и мобильных приложений;
перевод смыслов Куръана на татарском языке наряду с другими языками мира запрограммирован в Куръан-ручку турецкого производства.
Развитие исламского образования и науки
В отчетном периоде система мусульманского образования в Татарстане окончательно сформировалась как многоступенчатая: примечетские курсы – медресе – вузы – БИА. Поэтому сегодня в республике религиозные знания об исламе можно получить, начиная с основ и до академического уровня:
.
в 2017 году открылась Болгарская исламская академия;
в 2018 году в Альметьевске открылась татарско-мусульманская школа “Нур”, в Балтасинском районе – мусульманский пансионат “Ярдэм”;
в 2019 году в Чистополе открылся центр “Камалия”, в Нурлате – просветительский центр им. Ахмадзаки Сафиуллина, в Зеленодольском районе – здание медресе;
в 2020 году в Елабуге открылась школа “Ихсан”;
в 2021 году открылось первое татарское онлайн-медресе.
На сегодняшний день в Татарстане на примечетских курсах по основам ислама обучается около 15 тыс. человек. Свыше 1500 преподавателей дают им знания по основам ислама. В Татарстане функционируют 8 медресе, Российский исламский институт, Казанский исламский университет и Болгарская исламская академия, в которых трудятся 240 преподавателей, и обучаются свыше 4000 шакирдов.
.
Кроме того, в последние годы ДУМ РТ активно занималось научно-богословской деятельностью. Ярким подтверждением тому являются подготовка фетв, переводы классических памятников исламского богословия, издание фундаментальных трудов, разработка механизма сохранения традиций Ханафитского мазхаба и татарско-мусульманских традиций в Татарстане:
.
в 2017-2021 годах издано 173 фетвы на русском языке и 161 фетва на татарском языке;
принято и внедрено в работу имамов Нигезлэмэ–«Положение об исполнении богослужений и религиозных обрядов имамами-хатыйбами ДУМ РТ»;
впервые в России переведены на русский язык и изданы труд Абу Мансура-аль-Матуриди «Китаб ат-таухид» и старотатарский труд “Алты Бармак”, вышло в свет шеститомное собрание сочинений Ш.Марджани и др.;
подготовлено 9 учебников.
Изучение татарского богословского наследия
.
В целом, эта работа осуществляется в нескольких направлениях:
.
поиск и увековечение “в цифре” старинных татарских богословских трудов,открытие всеобщего доступа к ним – за 4 года фонд бесплатной онлайн-библиотеки Darul-Kutub.com пополнился более 1200 книгами, выпущенными в свет до 1918 года. Всего в фонде – более 1300 редких и старинных книг. Читать и скачивать их можно бесплатно;
издание трудов татарских богословов– в 2017-2021 гг. издательство “Хузур” ДУМ РТ выпустило в свет 44 наименования трудов, принадлежащих перу выдающихся татарских исламских ученых. Их общий тираж – 38 350 шт;
написание научных работ по татарскому богословскому наследиюна арабском языке – именно с этой целью ДУМ РТ направляет на обучение в БИА имамов Татарстана. Всего в БИА по татарскому богословию уже защищены 4 докторские и 2 магистерские диссертации;
популяризацация имен татарских мусульманских ученых– в отчетном периоде проведено около 30 научно-практических конференций, снято 2 документальных фильма, ежегодно совершаются коллективные молитвы у могил богословов;
в 2017 году стараниями ДУМ РТ на территории Казанского Кремля захоронены останки казанских ханов.
Наставления и новые инструментыдагвата
.
В отчетном периоде деятельность по дагвату велась в нескольких направлениях и использованием новых методов и форм:
.
издание книг– с 2017 года в Издательском доме “Хузур” ДУМ РТ выпущено 163 наименования книг. Их общий тираж– 361 285шт. Приобрести их можно в фирменном магазине и на сайте huzurshop.;
дагват в СМИ– с 2017 года ИД “Хузур” превратился в один из крупнейших мусульманских медиахолдингов в России: в 2018 году создан мусульманский телеканал “Хузур ТВ” (его программы транслируются в сети Интернет и в 9 регионах страны в кабельных сетях); Islam-today. – крупнейший мусульманский интернет-портал в России и странах СНГ (в месяц посещают более 2,5 млн человек); мусульманское радио “Азан” (более 10 тысяч слушателей в месяц); журнал «Шура», газеты «Дин вә мәгыйшәт» и “Умма” ( общий тираж за 4 года – 416 000 шт.);
наставления в сети Интернет: всоциальных сетях – 41 аккаунт, свыше 2 млн подписчиков;10 бесплатных мобильных приложений:“Хузур ТВ”, “Куръан», «Намаз вакытлары», «Время намаза», «Азан радиосы», «Халяль-Гид», «Гыйбадәте исламия», “Татар мәдрәсәсе”, “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә”, “Калям Шариф. Перевод смыслов”;
с 2017 года в Татарстанеоткрылось 78 новых мечетей;
в 2019 году начал свою работу первый мусульмаскийколл-центр “Даруль ифта”с бесплатным федеральным номером;
с 2018 года в рамках проекта “Школа одного дня” основам ислама инавыкам совершения намаза научились637 человек;
сохранение межконфессионального мира: в 2017 году ДУМ РТ наделен Консультативным статусом при ООН; ДУМ РТ привлекается за рубежом и на заседаниях ОБСЕ в качестве эксперта по выстраиванию гармоничных межконфессиональных отношений; создан справочный портал против экстремизма и терроризма terrora-net.ru; сняты документальные фильмы: «Ислам без стереотипов», «Сирия.Билет в один конец», «Путь в никуда»; организованы межконфессиональные спортивные соревнования.
Укрепление ахляка – нравственных ценностей в обществе
.
Деятельность в этом направлении позволяет не только воспитывать в мусульманах благой нрав, но и показывать религию ислам с самой красивой стороны, привлекая тем самым как можно больше ее последователей.
В основном деятельность была направлена на молодежь, на нуждающиеся категории населения и заключеных-мусульман:
.
с 2017 года реализовано 50 молодёжных проектов: волонтерское движение состоит из более 1000 человек; 8 Зимних и Летних форумов мусульманской молодёжи; 3 молодежных социальных стартапа; молодёжные публичные лектории и дискуссионные клубы; отбор талантливой молодежи на ежегодных конкурсах “Таян Аллага”, “Яшь вэгазьче”, специальные стипендии Муфтия РТ; пропаганда ЗОЖ – всероссийские соревнования по джиу-джитсу им. Ш.Марджани, республиканские соревнования по национальной борьбе и армрестлингу на Кубок ДУМ РТ;
благотворительная деятельность: БФ “Закят” ДУМ РТ оплатил лечение около300тяжелобольных детей; в 2017 году открылся Центр социализации детей с особенностями развития и их родителей “Хаят»; в 2019 году открылся центр кратковременного пребывания детей-инвалидов под присмотром социальных нянь; количество участников Республиканского ифтара увеличилось в три раза – с 10 тысяч человек в 2017 году до 30000 человек в 2020 году; начиная с 2017 года проводятся регулярные благотворительные обеды для бездомных –ежедневновыдается до 500 порций; за 4 года, в том числе в периоды Рамазана и Курбан-байрамов, продовольственными наборами и мясом обеспечены 10,6 тысяч семей; в 2017 году в Татарстане возродилась традиция сбора гушр-садаки – за 4 года нуждающимся раздали 2,8 тысяч тонн продовольствия;
профилактическая деятельность с осужденными – в Татарстане во всех 10 колониях функционируют мечети или молельные комнаты; работают 10 специально подготовленных имамов; осужденным читают проповеди, отвечают на религиозные вопросы, организовывают религиозных праздники и конкурсы; библиотеки колоний пополняются религиозной литературой, изданной ИД «Хузур» ДУМ РТ.
Сохранение татарского языка и татарско-мусульманских традиций
.
Родной язык и традиции праведных предков – аманат от Аллаха. Это наставление красной линией проходило через всю многоплановую деятельность ДУМ РТ в последние 4 года:
.
в 2019 году разработано «Положение об исполнении богослужений и религиозных обрядов имамами-хатыйбами ДУМ РТ», ставшее механизмом сохранения татарско-мусульманских традиций в Татарстане;
открыты специализированные школы: в 2019 году – школа “Нур” в Альметьевске; в2019 году – мусульманский пансионат для мальчиков “Ярдэм” в Балтасинском районе; в 2020 году – школа “Ихсан” в Елабуге;
в 2021 году начало работу первое татарское онлайн-медресе;
в 100 мечетях республики организованы курсы татарского языка;
подготовлен учебник “Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен”;
в мечетях создана татароязычная среда: вагазы на татарском языке; зимние и летние примечетские татароязычные каникулы для детей и школьников;консультация населения на татарском языке; все мероприятия в стенах мечетей – на татарском языке; татароязычное делопроизводство ДУМ РТ в пределах Республики Татарстан;
воспитание национально-религиозного самосознания среди татар: обращение муфтия Татарстана Камиля хазрата Самигуллина к татарам с призывом изучать родной язык в издании «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә»; встречи с татарскими соотечественниками в регионах России; книжные рейсы «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» в 15 муфтиятов и национальных организаций страны.
В своем выступлении Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин выразил признательность за поддержку и помощь в реализации многоплановой деятельности ДУМ РТ руководству республики, имамам, главам районов и городов, спонсорам, министерствам, ведомствам, государственным учреждениям.
.
Заместитель Председателя ГС РТ, председатель Комиссии при Президенте РТ по сохранению и развитию татарского языкаМарат Ахметов такжепоблагодарил имамов за помощь в работе с населением по сохранению родного языка:
.
—Для нашего народа вера – самая большая ценность, духовный ориентир. Я очень рад, что муфтий в своем выступлении отнес вопрос сохраненияродного языка к числу самых важных. Приступив к новой должности председателяКомиссии при Президенте РТ по сохранению и развитию татарского языка,я первую очередьобратился к муфтию. У нас было несколько душевных встреч, мы обменялись мыслями. Я считаю, чтосотни тысяч прихожан являются однойиз самых больших нашихаудиторий. Человек, который пришел в мечеть, хочет очистить свое сознание и душу. И нам очень важно, чтобы наши имамы могли донести до нашего народа положение нашего языка, его будущее. Здесь большую роль играетораторское мастерство хазратов. Одна из моих первых просьб к муфтию заключалась в том, чтобы мы обучили имамов красноречию, чтобы они научились проводить такие вагазы, которые проникнут в душу прихожан. И Муфтий не оставил этот вопросбез внимания. И для работы с населением создана огромная, оснащенная современными технологиями инфраструктура.
.
По пункту повестки дня о выборе Муфтия РТ кандидатом на эту должность по решению Пленума ДУМ РТ от 27.01.2021 был Камиль хазрат Самигуллин. Ему 36 лет, он – Куръан-хафиз, обладатель множества иджаз, ученый ханафитского мазхаба, матуридит, владеет татарским, старо-татарским, арабским и турецким языками, докторант БИА и аспирант КФУ, автор и переводчик богословских книг, инициатор многочисленных начинаний в ДУМ РТ, женат, отец 4-х детей. Путём открытого голосования VIII Съезда имамов ДУМ РТ Камиль хазрат Самигуллин был вновь избран муфтием Татарстана.
.
На должность Главного казыя РТ на Пленуме ДУМ РТ от 27.01.2021 путем голосования кандидатом был утвержден Жалил хазрат Фазлыев. Путём открытого голосования VIII Съезда имамов ДУМ РТ Жалил хазрат Фазлыев был вновь избран главным казыем Татарстана. Отметим, что Камиль хазрат и Жалиль хазрат были выдвинуты в качестве кандидатов 30-ю мухтасибатскими собраниями районов.
.
Далее на должность первого заместителя муфтия РТ представили кандидатуру имама-хатыйба казанской мечети Кол-Шариф, заместителя муфтия по взаимодействию с официальными органами Ильфара хазрата Хасанова. Путём открытого голосованияVIII Съезда имамов ДУМ РТ Илфар хазрат Хасанов был избран первым заместителем муфтия РТ.
.
Съезд завершился коллективным намазом на площадях МВЦ “Казан Эспо”. Полуденную молитву 1500 имамов совершили вслед за муфтием Татарстана Камилем хазратом Самигуллиным.
ВСЕ НОВОСТИ
Миңа, университетны тәмамлагач, «Ялкын» журналының пионерлар бүлегендә эшләргә туры килде. Бу узган гасырның 80 нче еллары – республикада пионерлар хәрәкәтенең бөтен илгә шаулаган чагы! Ә безнең «Пионер ялкыны» штабы оештырып, «Һәрвакыт әзер!» Бөтенсоюз маршының «Без синең тугрылыклы алмашчың, комсомол!» маршруты буйлап төрле кызыклы идеяләр күтәреп йөргән вакыт. Шуңа, «биш»кә генә укулары белән бергә, хыял, романтика белән канатланып йөргән балалар яныннан кайтып кермәдек. Бүген алар урынына «Татарстан варислар берлеге», «Эзтабарлар», «Яшь армиячеләр», «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтләре килде. Агымнар балалар йөрәгендәге очкыннан ялкын кабыза алдымы? Шул хакта белешик.
Без пионер чакларда
Безнең кебек, мәктәптә узган гасырның 70 нче елларында укыган буын өчен пионерлар хәрәкәте – әйләнә-тирәгә походлар, ярыша-ярыша көл, кәгазь җыюлар, сугыш ветераннарына ярдәм, 19 май – Бөтенсоюз пионер оешмасы барлыкка килгән көндә, аланда учак ягып, бәйрәм итүләрдән торган кояшлы тукталышлар булып хәтергә иңгән. Үземне октябрятка беренче сыйныфта укыганда, Октябрь бәйрәме алдыннан кабул иттеләр. Элек 7 ноябрь – Бөек Октябрь социалистик революциясе көнен бөтен халык зурлап, демонстрацияләргә чыгып үткәрә иде. Шуңа күрә ул чакта иң зур вакыйгаларны шушы бәйрәмгә тәгаенләүләре бер дә гаҗәп тоелмады. Ә октябрятлар сафына басу – 7-8 яшьлек бала өчен укырга керүдән кала икенче олы вакыйга. Пионерларның күкрәгебезгә бәләкәй Володя Ульяновның рәсеме уелган бишпочмаклы йолдыз беркетүләре куаныч булды дисәм, бер дә арттыру булмас. Ул йолдызчык күкрәгемдә хәзер дә балкып тора сыман. Отрядыбызга пионер дружинасы сборында зурлап кызыл флаг тапшырулары истә калган. Залдагы пионер атрибутлары белән беррәттән урнаштырылган үз байрагыбыз яныннан узганда эчтән горурлану хисләре уяну бүгенгедәй хәтердә. Аның беренче номерлысын пионерга керергә әзерләнгән өченче сыйныф йөртсә, өченчесе бездә – октябрятка яңа кабул ителгән сыйныфлар кулында иде. Отряд һәркайсы биш укучыдан торган звеноларга бүленде. Биш бала – бишпочмаклы йолдыз символы.
Звенодагы һәр октябрятка бер җаваплы бурыч йөкләнә: звено командиры, гөлләр үстерүче, китапханәче, санитар, тәртип саклаучы… «Октябрятлар – булачак пионерлар, тәртипле балалар, мәктәпне яраталар, тырышып укыйлар, дус яшиләр» дигән үз шигаребез дә бар иде әле. Һәр звенога өлкәнрәк сыйныфларда укучы пионерлардан шефлар беркетелә. Алар бәйрәмнәрдә мәктәп сәхнәсендә концерт кую өчен безне җырларга, биергә, шигырьләр сөйләргә өйрәтәләр. Үземнең дә баянда һәм гармунда уйнарга өйрәнүем мәктәпне тәмамлаганчы вожатыйларга концертлар куярга зур ярдәм итте. Без менә шулай үстек.
Пионерга өченче сыйныф тәмамланыр алдыннан, Владимир Ильич Ленин туган көндә – 22 апрельдә кабул иттеләр. Отрядыбызга герой-шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелде. Шул көннән каһарман шагыйрьнең тормышын өйрәнә башладык. Аның ирекне юксынып, дошманнарга нәфрәт белән язган шигырьләрен ятладык. Пионерия безне дөресен сөйләргә, ваемсызлыкка күз йоммаска, җәлилчеләр кебек кыю булырга өйрәтте. Пионер уставында: «Һәр пионер үзенең галстугын күз карасы кебек сакларга тиеш», – дигән юллар бар иде. Ул еллар онытылмый. Сыйныфташлар белән күрешкәндә, хәзер дә бер-беребезне, балачак истәлеге итеп, кулларны баш өстенә куеп сәламлибез.
Пионервожатый бүген Ак әби
«Ялкын» журналында эшләгәндә, пионерларның ел саен көтеп алган бәйрәме – 19 майда урман аланнарында «Дуслык учагы» кабызуларның шаһиты булырга туры килде. Шунда балалар белән эшләүдән тәм табып, пионерия хәрәкәтенә балаларда мәхәббәт уята алган күпме пионервожатыйлар белән таныштым. Хәтерлим, редакторым Роза апа Туфитулова беренче командировкага Балтач районына җибәрде. Мин исеме Бөтенсоюз пионер оешмасында танылган өлкән пионервожатый Җәмилә Сабированың эш тәҗрибәсен яктыртырга тиеш идем. Ул вакытта безнең өчен аның белән очрашу бик зур дәрәҗә иде. Әлеге мәктәпнең Муса Җәлил исемендәге дружинасы районда гына түгел, республика буенча алгы сафта барганга, Җәмилә апа белән очрашырга теләүчеләрнең Салавычтан юлы өзелеп тормады. Мине дә: «Җәмилә апаны ничек күреп була?» – дип сорауга, «Ай-һай, табарсың микән. Ул бит җирдән йөрми, аны ак болытлар өермәсендә генә очратсаң инде, – дип аптырашта калдырдылар. – Гел ашыга, һаман кызык эшләр уйлап таба, үзе артыннан балаларны да ияртә, аларны хыял артыннан күкләргә күтәрә».
Күптән түгел кабаттан шул мәктәпкә барып чыгарга туры килде. Андагы «Без бергә» балалар оешмасындагы төрле хәрәкәтләрнең эше белән таныштым. Кырык ел буе өлкән пионервожатый булып, республика комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәрен алуга ирешкән Җәмилә апа Сабирова-Сибагатуллина белән янәдән очрашу насыйп булды. Балтач районының шәрәфле гражданины күптән инде лаеклы ялда. Чәчләре чалара төшкән Җәмилә апа хәзер авылдашлары өчен Ак әби булган. Ләкин кырык ел гомерен пионер тормышына багышлаган кеше күңеле белән бүгенге көнгә кадәр пионер булып калган. Ул һаман да гади, ягымлы, һаман да шаяртырга ярата. Үзе җырчы, үзе гармунчы, үзе нәфис сүз остасы. Халык театры куйган спектакльләрдә катнаша, туйлар, очрашулар алып бара. Мәҗлесләрдә элекке комсомоллары белән «Су буйлап», «Ике аккош» кебек халкыбыз җырлары белән бергә, пионерлары белән, яшьлекләрен искә төшереп, «Взвейтесь кострами», «Не растанусь с комсомолом» кебек җырларны да башкарырга онытмыйлар. Менә кемгә бирергә кирәк күңелемдә йөрткән сорауны. Һәм бирәм дә:
– Җәмилә апа, безнең балачак, Сезнең яшьлек чорындагы октябрят, пионер хәрәкәтләреннән бүгенге балаларның мәктәпләрдәге волонтерлык, «Яшь армиячеләр» хәрәкәтләре нәрсәсе белән аерыла соң?
Бу сорауга ул нәкъ югары идеяле өлкән пионервожатый Җәмилә Сабировача җавап бирде:
– Аларның охшашлыгы – максатларның уртаклыгында. Формалары белән генә төрле, – дип сөйләп китте ул. – Бүген патриотик тәрбиягә, спортка нык игътибар бирелә. «Аҗаган» хәрби-спорт уеннары, чаңгы, көрәш ярышлары – шундыйлар. Патриотик рухтагы яшүсмерләр клублары эшләп тора. Аларда хәрби низагларда катнашкан ветераннар белән батырлык дәресләре уздырыла. Хәзерге балаларга иҗат белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күбрәк, билгеле. Уен коралларына кытлык юк. Биергә өйрәнү өчен шәһәрдән хореографлар, җырларга, «Йолдызлык» кебек фестивальләрдә катнашуга әзерлек өчен профессиональ җырчылар, хормейстерларга кадәр чакырырга була.
Бүгенге балалар үзаңнарының югарырак булуы белән аерылып тора. Аларның илдәге, дөньядагы төрле сәяси вакыйгаларга үз карашлары бар. Скаутмы, пионермы, әллә хәзерге заман волонтерымы – алар өчен исем мөһим түгел. Хәзерге буын тормышка яраклашкан, алар кыю, киләчәктә ярдәм итәрдәй юнәлешләрне үзләре сайлый белә. Шуңа күрә аларда индивидуалистлык та көчле. Үзе өчен тырышуы белән коллектив мәнфәгатьләре өчен яшәве – икесе ике нәрсә бит. Бала спортта уңышка ирешергә, музыка дәресләрен үз итәргә мөмкин. Син аны мәктәп коридорында, дәрестән тыш берәр күмәк чарага тартып кара. Минемчә, бүгенге педагогларга бала күңелендә бергәлек уты кабызу җиңел түгелдер. Миңа пионерлар белән эшләве бер дә авыр булмады. Дружина данлыклы, чөнки вожатыйлар көчле иде. Отряд вожатыйларының бик күбесе мәктәптә укыганда ук үзләрен укытучылар кебек тоттылар. Шуңа күрә пионерларымның шактые, мәктәпне тәмамлагач, укытучылык юлын сайлады. Иң актив отряд вожатыем Люция Закирова – бүген Салавыч мәктәбе директоры. Чөгендер игүче Халит Шиһаповка авыл хуҗалыгында куйган фидакарь хезмәте өчен Муса Җәлил исемендәге премия бирелде. Башка күпләр гомерләрен мөгаллимлек итүгә багышлады.
Шәһәрнеке авылныкыннан аерыламы?
Авыл һәм шәһәр мәктәбе укучыларыннан мәктәп тормышына карата мөнәсәбәтләре, җәмгыятькә карашлары, тормышка яраша белүләре, рухи тотрыклылыклары белән электән үк бер-берсеннән аерылып торуларын белә идек. Хәзерге интернет һәм ЕГЭ-мыгылар заманында да сакланамы ул? Шундый уйлар белән башкаланың Яңа Савин районындагы 103 нче рус-татар урта мәктәбе директорының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Нәфисә Вәлиәхмәт кызы Зыятдинова белән уртаклаштым.
– Төрле милләт балалары укыган мәктәп булгач, бездә дәрестән тыш чараларны ике телдә алып барырга туры килә, – диде ул. – Моңа кадәр укучыларны бер идея тирәсендә туплауда Татарстанның халык язучысы Фәнис Яруллин музее ярдәм итеп килде. Ватанны ярату, милләтне, телне саклау, иганәчелек, хәйриячелек, киң күңеллелек кебек сыйфатлар тәрбияләүдә шунда әдипләрнең туган көннәрен, әдәби кичәләр, бәйрәм концертлары уздыру ярдәмгә килде. Укучыларның Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фәнис Яруллин шигырьләрен тыңлаганнан соң, милли рухлары яңаруын, үз-үзләрен тотышлары үзгәрүен тоеп шатлана идек.
Һәр эштә, балалар тәрбияләүдә бигрәк тә үз эшенең остасы кирәк. Яшерен-батырын түгел, балалык, үсмерлек чоры үзе дә яшьлеккә тартыла. Укытучылар да, балалар да моны мәктәпкә педагог-оештыручы булып Казан театр училищесын тәмамлаган белгеч – Ильвина Павлова килгәннән соң бик ачык тойды.
Чынлап та, бүгенге көн укытучысы дәрес бирү, аңа әзерләнүдән тыш, һәртөрле отчетлар белән хәлдән тая. Аның походларга чыгарлык, «Яшь армиячеләр» белән чабып йөрерлек хәле дә, вакыты да калмыйдыр. Элек мәктәпләрдә балаларны өстәмә мавыктыру өчен өлкән пионервожатыйлар булган кебек, менә хәзер педагог-оештыручылар килә башлаган. Алар Ильвина сыман артист та булса, эшләрнең алга китүен көт тә тор.
– Ул эшли башлау белән, мәктәп тормышы күзгә күренеп үзгәрде, – ди Нәфисә ханым. – Дәресләр тәмамлануга, укучылар Ильвина апаларын эзләп йөри башлый. Югыйсә, әле кайчан гына балалар оешмасына укучылар туплап бетерә алмый азапланган идек. Хәзерге балалар белән бөтенләй яңача эшләргә кирәк шул.
Ильвина, мәктәпкә атлап керүгә, беренче эш итеп, балалар арасындагы иң популяр «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтен туплый, ә аңа килүчеләр бик күп була. Бер уңайдан, араларыннан иң активларын сайлап, 80 баладан торган укучылар советы, «Татарстан варислар берлеге», «Яшь армиячеләр» оешмаларын да төзеп куялар. Волонтерлар җитәкчесе 10 нчы сыйныфтан Зәринә Сәлимова, «Яшь армиячеләр» хәрәкәте башлыгы Евгений Френкель, «Татарстан варислар берлеге» әйдаманы Әмир Даутов – үз сүзләре булган, мөстәкыйль фикерли торган үсмерләр. Әле монда Никита Чернушкин җитәкчелегендәге «Механизм» дип аталган үзидарә советы бар икән. Совет хәрәкәт башлыкларыннан һәм төрле түгәрәк җитәкчеләреннән тора. Яшь булуына карамастан, Ильвинаның фикер сөреше җитди яңгырый:
– Кеше күңеленә яхшылык орлыкларын сабый чагыннан ук салып калдырырга кирәк, – ди ул. – Туган илне ярату, әти-әниләребезне, өлкәннәрне, бер-беребезне ихтирам итү кебек хисләр бер халыкка да ят түгел. Кайсы чорда яшәвенә карамастан!
XX гасырда булдыклылыгы белән пионерия илен шаулаткан Җәмилә Сабирова белән XXI гасыр балаларына дөньяны танырга юл ачкан педагог-оештыручы Ильвина Павлова бер төрле уйлыйлар булып чыга. Ни дисәң дә, сүз бер ил балалары турында бара шул.
Ирек Нигъмәти
Туган телдә шигырьләр, милли моңнар яңгыраган мәктәпләр башкалардан аерылып тора, аларда күңел түренә үтеп керерлек җылылык бар. Үзләренә барлык матур сыйфатларны туплаган ачык йөзле, мөлаем мөгаллимнәр, күзләре очкынланып янып торган балалар тудыра ул мохитне. Бүгенге заман ата-аналары гаиләдә бирә алмаган тел байлыгын бала күңеленә тәрбиячеләр һәм ана теле укытучылары сала. Шуңа да туган телебезнең һәм милләтебезнең киләчәге балалар бакчаларында, мәктәпләрдә дә хәл ителә.
Октябрьский шәһәренең 11нче Татар гимназиясендә җанлы очрашу вакытында нәкъ шундый уй-фикерләр кичердек. 11нче мәктәп — шәһәрнең иң борынгы белем бирү учреждениеләренең берсе. Аның тарихы 1924 елдан, Мулла авылындагы шәхси йортта белем бирүдән башлана. Соңрак мәктәпне әлеге урынга китереп салганнар. Димәк, 2024 елда мәктәп 100 еллыгын билгеләячәк.
2007 елдан әлеге белем учагы Татар гимназиясе статусын йөртә. Уку йорты ачылуның беренче көннәреннән үк төпле белемле милли кадрлар әзерләү мөһим бурыч итеп куела. Әйтергә кирәк, укытучылык эшен генә түгел, хуҗалык эшләрен алып баруны да төптән белгән Рөстәм Нәфыйков 2003 елдан биредә җитәкче вазыйфасын башкара. Тумышы белән Авыргазы районыннан булган Рөстәм Камил улы — милләт җанлы, тәҗрибәле директор. Бу уңайдан аның тагын бер җаваплы вазыйфасын — Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең Октябрьский шәһәре бүлекчәсе җитәкчесе булуын да билгеләп үтәргә кирәк.
— Гимназиядә бүген 418 бала укый, аларга 25 укытучы белем бирә. Педагогларга килгәндә, һәркайсы — үз һөнәренең остасы, иҗади коллектив тупланган. Балалар саны соңгы елларда артуга таба, әле 11нче сыйныфта — 9, 10да 24 укучы булса, 1нчегә 58 бала укырга керде.
Төпле белем бирү һәм халык педагогикасы нигезендә яхшы, тәрбияле балалар үстерү — безнең төп бурыч. Иң беренче чиратта, ата-аналар белән берлектә эшлибез, чөнки туган телне өйрәнү гаиләдән башланырга тиеш, — ди гимназия директоры.
Үткән елда Татар гимназиясенә Советлар Союзы Герое Шакирҗан Гатиатуллин исеме бирелгән. Бөек Ватан сугышы башланган чорда Октябрьский шәһәре булмаган. “Соцшәһәр” дип аталган бистәдән, тирә-як авыллардан ир-егетләр сугышка киткән. 1941 елда Мулла авылы егете Шакирҗан Гатиатуллин да фронтка алына. Өлкән сержант Гатиатуллин 1943 елда 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе составында Днепр елгасын кичүдә катнаша.
1944 елда аңа хәрби биремнәрне яхшы үтәгәне һәм батырлыгы өчен “Советлар Союзы Герое” исеме, Ленин һәм Кызыл Йолдыз орденнары бирелә. Сугыштан соң Шакирҗан Йосып улы “Туймазыбурнефть” предприятиесендә эшли. Ул 1972 елда вафат була.
Гимназиянең тарих-туган якны өйрәнү музеенда Советлар Союзы Героеның портреты саклана. Аны герой исемен йөртүче белем учагына шәһәр Ветераннар советы бүләк иткән. Шулай ук, татар теле һәм әдәбияты кабинетында каһарманның сурәте ясалган һәм аның исеме язылган махсус парта бар. Бу парта артына утырган һәр укучы геройларның батырлыгын онытмаска, алар турында истәлекне кадерләп сакларга кирәклеген тоеп үсә. Әйтергә кирәк, агымдагы уку елында гимназия укучыларыннан торган команда “Мин Герой мәктәбендә укыйм” Бөтенрусия патриотик проектта катнашып, зур җиңүгә ирешкән.
Гимназия өченче ел рәттән Санкт-Петербургта IT-белем бирүне үстерү өчен “Айкью Опшн” хәйрия фонды тарафыннан оештырылган “Поколение Python” һәм “Космическая верстка” проектларында актив катнаша.
2021-22 уку елында гимназия өстәмә рәвештә укытучылар һәм укучылар өчен программалаштыруны өйрәнү проектларында — “javascript башлангычлар өчен” һәм “Scratch дөньясы”нда катнаша.
Ел саен гимназия укучылары, халыкара, Бөтенрусия, республика, шәһәр фән олимпиадаларында, конкурсларда һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Агымдагы уку елында 8нче һәм 9нчы сыйныф укучылары җәмгыять белеме буенча “Үзгәрүче дөньяга яшьләр карашы” Бөтенрусия фәнни эшләр конкурсында җиңү яулаган.
“Укучыларыбыз ел саен җәмгыять белеме буенча олимпиаданың төбәк этабы призерлары була. Шулай ук, мәгълүмати технологияләр буенча республика һәм муниципаль конкурсларда җиңү яуламый калмыйлар”, — дип горурланып сөйләде гимназия укытучылары.
Татар теле һәм әдәбияты буенча да укучыларның уңышлары байтак. Гимназиядә озак еллар татар телен Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы Мөслим Газиев укыткан, шул ук вакытта Октябрьский шәһәренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе җитәкчесе вазыйфасын башкарган. Тәҗрибәле педагогның иҗади эшчәнлеге нәтиҗәсендә уку йорты татар халкының тарихын, мәдәниятен, телен, әдәбиятын өйрәнү буенча методик үзәккә әйләнә. Аның укучылары ел саен республика күләмендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда җиңүгә һәм призлы урыннар алуга ирешкән. Әлеге вакытта Мөслим Нурмөхәммәт улы хаклы ялда. Бүген дә гимназия укытучылары, абруйлы мөгаллимнең тәҗрибәсенә таянып, шул ук вакытта ана теле дәресләренә дә инновацион алымнар кертеп, заманча технологияләр кулланып, балаларга төпле белем бирә. Башлангыч сыйныфларда — татар теле дәресләрен Лилия Кадергулова, ә 4-11нче сыйныфларда Илгизә Сәхәбетдинова укыталар. Аларның укучылары да төрле бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, шигырь, инша конкурсларында теләп катнаша.
— Безнең гимназиядә әлеге вакытта 178 бала татар телен туган тел буларак өйрәнә. Мин биредә 22 ел элек эш башладым, укучылар саны күп, икешәр смена укыта идек. Балаларның барысы да татар теле дәресләренә бик теләп йөри иде. Соңгы берничә елда ата-аналар арасында туган телгә карата битарафлык сизелә. Әмма без күңелне төшермибез, дәресләрдә төрле заманча алымнар кулланып, укучыларны кызыксындырырга тырышабыз, — ди Илгизә Сәхәбетдинова.
Шунысы мөһим: Илгизә Шәрип кызының тырышлыгы, үз эшен күңел биреп башкаруы аның уңышларында да ачык чагыла. Узган елда заманча карашлы укытучы иң яхшы практикаларның “Русия халыклары телләре һәм мәдәнияте” Бөтенрусия конкурсында — җиңүче, ә агымдагы елда Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм халыклары телләрен укытуда иң яхшы педагогик практикаларның “Педагогик осталык мәктәбе” II Республика конкурсы призеры булды. Татар теле дәресләрендә инновацион алымнар кулланган укытучы күптән түгел онлайн-форматта җиде осталык дәресе үткәргән. Башка район мәктәпләрендәге укытучыларның аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итүләре дә мөгаллимәнең тәҗрибәле булуын күрсәтә.
Кызганычка каршы, мәктәпләрдә ана теле дәресләре кыскартылуы да, ата-аналарның, алда Бердәм дәүләт имтиханы көтә, дип, балаларын туган тел урыс теле булган сыйныфларга бирергә тырышуы да телне өйрәнүчеләр сафын бермә-бер сирәгәйтә.
“Әлбәттә, туган телне камил белү өчен санаулы дәрес сәгатьләре генә җитми. Укучыларның туган тел буенча уңышларын тагын да арттырыр өчен гаиләләрдә ана телендә аралашу кагыйдәсен ныгытырга кирәк”, — ди мөгаллимнәр.
Чынлап та, ана телен саклап калу бала тәрбияләнгән гаиләгә аеруча нык бәйле. Әгәр әти-әниләр ягыннан да балаларны туган телгә өйрәтү теләге зур булса, тәҗрибәле укытучылар бу максатка барлык көчләрен салырга әзер.
Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.
Динар Кәлимуллин фотолары.
«Ялкынлы яшьлек» һәм Резеда Сәлахова
Өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Татаркино» Самара татарлары өчен “Татар киносы көннәре” оештырды. 23 — 26 сентябрьдә Самара өлкәсенең Камышлы һәм Гали авылларында, Тольятти һәм Самара шәһәрләрендә «Сөмбел» драмасы һәм «Әпипә» дип аталган музыкаль комедия тәкъдим ителде.
Кызганычка, коронавирус зәхмәте аркасында, Камышлыда чараны октябрь аена күчерергә, ә Гали авылында бөтенләй уздырмаска карар кылганнар. Ә менә 26 сентябрьдә Самараның «Художественный» кинематография үзәгендә татар киносы карарга теләүче милләттәшләребез шактый күп җыелган иде. Тамашачыларны «Ялкынлы яшьлек» ансамбле дәртле җыр-биюләре белән каршы алды.
«Татар киносы көннәрен» уздыру өчен «Татаркино» оешмасы вәкиле Эльмира Бәйрәмова, «Әпипә» комедиясе өчен саундтреклар һәм җырлар язган композитор һәм җырчы Вил Усманов һәм «Әпипә»дә төп рольне башкаручы Резеда Сәлахова да килгәннәр иде. Аларга багышлап, “Ялкынлы яшьлек”леләр туган телне саклау, татар киносы, җанисәп темаларына кагылышлы махсус такмаклар чыгарганнар. Артистларыбызның тапкырлыгы Казан кунаклары күңеленә бик хуш килде.
— «Татар киносы көннәре» Россиядә генә үткәрелми, безнең фильмнар чит илләрдә — Төркия, Үзбәкстан, Казахстан, Венгрия, Кыргызстан, Таҗикстан кинофестивальләрендә күрсәтелде. Кайда гына булсак та, безнең фильмнар җылы кабул ителә, — дип сөйләде Эльмира Бәйрәмова. — Әйтергә кирәк «Әпипә» һәм «Сөмбел» картиналары Мәскәүдән алып Ханты-Мансийск автономияле округына кадәр күрсәтелде инде. Бу фильмнарны караганнан соң, сез дә канәгать калырсыз дип ышанам, — диде ул, тамашачыларга мөрәҗәгать итеп.
“Сөмбел” фильмы башлануга залда абсолют тынлык урнашты. Экраннан Татарстанның искиткеч матур табигате сирпелде, гади генә йортлар тезелеп киткән авыл урамнары, иксез-чиксез көнбагыш кырлары, талгын гына сузылган моңлы көй тамашачыларны, бөтен дөнья мәшәкатьләрен оныттырып, балачакка, туган йортка, яшьлек елларына алып кереп китте сыман.
Драманың сценарие гади генә. Авыл кызы Сөмбел (Сабина Асанова) Булат исемле чибәр егеткә (Айдар Вәлиев) гашыйк була. Нәтиҗәдә, кыз балага уза, ә егет Фәридә исемле башка кызга (Юлия Маленкова) гашыйк була. Булатның әти-әнисе — гомер буе туры юлдан атлаган акыллы кешеләр, улларын Сөмбелгә өйләнергә мәҗбүр итәләр. Әмма Булат Фәридә белән очрашуын дәвам итә. Иренең хыянәте турында белеп алган Сөмбел, сабыен алып, Бохарага абыйсы янына күчеп китә. Бу хәлләрдән соң Сөмбелне күптән яратып йөргән Булатның энесе Байсар (Динар Хөснетдинов) аның артыннан омтыла…
Кино ахырында барлык геройлар да, үз бәхетләрен табып, бергәләшеп зур гаилә булып яшәп калалар. Сюжет бераз һинд киносын хәтерләтә дисәм, минем белән килешүчеләр дә булыр, дип уйлыйм. Әйе, “Сөмбел” драмасында, кызганычка, тормышта еш очрый торган хәл күрсәтелә, искитмәле берни дә юк кебек. Әмма, тамашачылар нигәдер мышык-мышык борын тарткалап, күз яшьләрен сөрткәләп утырдылар. Бәлки бу артистларның һәм режиссерның осталыгы турында сөйлидер?
Экран сүнде, залда ут кабынды. Әмма кунаклар китәргә ашыкмадылар, Эльмира Бәйрәмовага сораулар яудыра башладылар. Аларны артистларны сайлап алу принцибы, Сөмбелнең русча сөйләшүе, әтисенең булу-булмавы кызыксындырды.
— Минем әтием украин кешесе, ә әнием рус милләтеннән. Татар киносы русча субтитрлар белән булачагын белгәч, бу драманы карарга булдым, — дип башлады тамашачылар арасында утырган мөлаем гына ханым. — Сюжет бәлки гадидер, әмма артистларның осталыгы күңелемә хуш килде. Беренчедән, бик матур артистлар уйный, икенчедән, аларның ихласлыгы тамашачыны төп геройлар белән бергә кайгырырга һәм шатланырга мәҗбүр итә. Бүгенге көндә гаиләдә борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап яшәү сыйфаты татар халкына гына хас, минемчә. Ата-ана һәм балалар мөнәсәбәте дә фильмда бик әйбәт күрсәтелә. Кыскасы, артистларга һәм фильмны безнең хозурга тәкъдим итү өчен көч куйган барлык белгечләргә дә бик зур рәхмәтемне җиткерәсем килә, — дип сөйләде якташыбыз.
“Әпипә” комедиясенкарарга килүчеләр арасында “Анда бит бөтен яраткан артистларыбыз уйный. Элвин Грей, Фирдүс Тямаев, “Фәридә-Алсу” дуэты, “Зө-ләй-лә”… Ничек шундый киноны карамаска инде”, диючеләр күп иде. Чыннан да, бу музыкаль комедиядә татар эстрадасының бер төркем танылган артистларының гастрольләргә барышы күрсәтелә. “Әпипә” дип аталган хатын-кызлар музыка ансамблендә яңа баянчы пәйда була. Картина артистларның көтелмәгән хәлләрдә үз-үзләрен тотышы, сәхнә образларын онытып, гади хатын-кызларга әверелүләре һәм төрле проблемаларны чишүләре турында. Комедиядә бик күп танылган җырлар, яңача эшкәртелгән борынгы халык җырлары яңгырый. Комедия жанрында төшерелгән беренче татар киносы буларак, “Әпипә” тамашачылар тарафыннан уңай бәяләнде.
Кино тәмамлангач, сәнгать сөючеләр фойеда «Белоснежка» кафесы әзерләгән татар-милли ризыклары белән чәй эчеп, Сөмбел белән Байсар, «Әпипә»нең көчле рухлы чибәркәйләре турында фикер алышуларын дәвам иттеләр. Анда күрше Башкортостаннан килгән тамашачылар да бар иде. Нефтекамск шәһәренең Татар халык театрында 30 елдан артык хезмәт иткән актриса Резеда Шәфыйкова киләчәктә Самарага күченергә уйлый икән.
— Бүгенге чарадан искиткеч уңай энергия алдым. «Ялкынлы яшьлек»кә зур рәхмәт, алар белән рәхәтләнеп биедем дә, җырладым да. Бүген мин Самара халкына гашыйк булдым, — дип елмая апа. — “Татар киносы көннәре”нә мине кызым алып килде, бик әйбәт ял иттем. “Сөмбел” дә, “Әпипә” дә бик ошады. Башта бераз елашып алдык, аннары рәхәтләнеп көлештек… Мондый чараны оештыручыларга бик зур рәхмәт!
— Кызганычка, туган телебезне белүче милләттәшләребез саны кими бара. Бу хәл яшьләр арасында аеруча күп очрый. Шуңа күрә ата-ана белән бала арасында булырга тиешле мөнәсәбәтләрне ачып биргән, гаилә әдәбен күрсәткән татар кинолары карау барыбыз өчен дә бик файдалы, — дип сөйләде мөфти Талип хәзрәт Яруллин.
— Башка төбәкләрдә “Татар киносы көннәре” узуы турында ишеткәч, Самара өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезгә дә татар телендә төшерелгән кинолар күрсәтү теләге туды. Миңа калса, тамашачылар бик канәгать калдылар. «Татаркино» оешмасы белән мөнәсәбәтләребез озын гомерле булыр, дип өметләнәбез, — ди «Туган тел» Самара өлкә татар җәмгыяте директоры Гүзәл Рамазанова.
«Ялкынлы яшьлек» һәм Резеда Сәлахова
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
Александр МАССОВ фотосурәте.
«Бердәмлек».
Просмотров: 399